2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм итү үзәге инглиз теле буенча «Business Vocabulary for marketing» (Бизнес өчен лексика. Маркетинг) темасы буенча белем бирү семинары оештырачак. Семинар 30 октябрьдә иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр түбәндәге адрес буенча булачак: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18, ТРның Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Узган шимбәдә 3нче Алексеевск урта мәктәбендә 1997-2000 елгы укучылар арасында мини-футбол буенча район ярышлары булып узды, спорт чарасында 60тан артык кеше катнашты.