ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Сабантуй “Алга” һәм “Родина” колхозларында, шулай ук Биләр, Зур Тигәнәле, Урманасты Шунталысы, Коры Көрнәле, Кыр Шунталысы, Югары Татар Майнасы авылларында һәм район авылларында булачак. Бәйрәм  иртәнге 10 да башланачак.

Кичә, 28 июньдә, 1 тулырга 20 минутта элемтә пультына  Урманасты Шунталысы авылында өй яну турында хәбәр килде.   


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Җомга көнне  иртәнге  8 дә “Ромашка” балалар бакчасы ачылачак. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен бу мәктәпкәчә учреждениене капиталь ремонтлауның төгәлләнүе белән котлыйбыз. Ачылышка бар да әзер диярлек.

2017  елның 27 июнендә Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияче Н.В. Маслова тарафыннан “Яшьләр көне” күңел ачу программасы оештырылды, аның максаты конкурслар, ярышлар аша яшьләрне берләштерү; яшь буында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру иде.

30 июньдә “Россия юристлар ассоциациясе” Гомумроссия  җәмәгать оешмасы тарафыннан игълан ителгән Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак.
 

Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр “Бергәләп булдырабыз” проекты кысаларында әлеге һөнәр белән кызыксындыру һәм аңа карата хөрмәт уяту максатында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына экскурсиягә юл тоттылар.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

27 июньдә “Бердәм Россия” партиясе рәисенең жәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә төбәк атналыгы кысаларында җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Айрат Хәйруллин гражданнарны үзе кабул итте.

Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның бүгенге кабул итүе сәгать ярымга иртәрәк башланачак. Кабул итү  көндезге 2 нче яртыдан алып 4 нче яртыга кадәр


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне Чуаш Майнасында берьюлы өч истәлекле вакыйга булды: яңа чиркәүдә беренче тапкыр гыйбадәт кылынды, ветеран Михаил Константиновның 90 яшьлек юбилее бәйрәм ителде һәм чуаш халкының "Уяв" ялкау бәйрәме үткәрелде.

2017   елның  14 июненнән 24 енә кадәр Самара өлкәсендә фестиваль паркы мәйданчыгында (Мастрюков күлләре) Идел буе федераль округының “iВолга-2017” бишенче юбилей яшьләр форумы узачак. Быел форум Идел буе федераль округы төбәкләреннән 2000 нән артык, шулай ук “Инновацияләр һәм техник иҗат” федераль сменасы кысаларында башка округлар катнашучыларын, дөньяның 19 иленнән чит ил кунакларын җыячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International