Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына экскурсия

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр “Бергәләп булдырабыз” проекты кысаларында әлеге һөнәр белән кызыксындыру һәм аңа карата хөрмәт уяту максатында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына экскурсиягә юл тоттылар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларны әйбәт каршы алдылар, каравыл бинасын, дежур диспетчер хезмәте бүлмәсен,  беренче ярдәм күрсәтү кабинетын, тренажер залын, китапханәне һәм уку сыйныфын   карап йөрергә, шулай ук чын гаражга барырга тәкъдим иттеләр, анда балалар техниканың бөтен детальләрен җентекләп карап кына калмадылар, ә транспортка да утырып карый алдылар.

Гараж белән янәшәдә урнашкан вольерда балаларны Диана кушаматлы эзләү эте белән таныштырдылар, биредә этнең батырлыклары турында сөйләделәр.

Начальник урынбасары Куприянов Владимир Александрович бөтен илдә һәм бер конкрет шәһәрдә коткару хезмәтенең барлыкка килү тарихы турында кызык итеп сөйләде, коткаручылар хезмәтенең кайбер серләрен ачты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре балаларны авыр, ләкин кызыклы эше белән таныштырды, үз хезмәтеннән мисаллар китерде, кешеләрне һәм хайваннарны коткару тарихы турында сөйләде.

Кайбер малайлар шунда ук коткаручы булырга карар иттеләр һәм андый һөнәрне кайда алырга мөмкин булуы белән кызыксындылар. Владимир Александрович  “Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте” дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе турында бәян итте һәм Татарстан Республикасы картасыннан әлеге торак пунктның кайда урнашуын күрсәтте.
Балаларга бу экскурсия ошады, алар коткаручы, водолаз, медбрат, кинолог һәм хәтта машина йөртүче кебек күп кенә яңа һөнәрләр турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International