2017 елның 27 июнендә Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияче Н.В. Маслова тарафыннан “Яшьләр көне” күңел ачу программасы оештырылды, аның максаты конкурслар, ярышлар аша яшьләрне берләштерү; яшь буында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру иде.
Тәрбияләнүчеләр баштан “Яшьләр көне”нең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, максатлар һәм омтылышлар турында сөйләштеләр, аннары программаның күңел ачу өлешенә күчтеләр.
Интеллектуаль турда әкиятләр һәм аларның геройларын искә төшерделәр, шуннан соң “Разминочная” һәм “Физкультурная” станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр, анда балалар үзләрен күңелле эстафеталарда һәм конкурсларда сынап карадылар. Чара “Блиц-турнир” белән тәмамланды.
Программа бай эчтәлекле һәм күңелле килеп чыкты, балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар.