30 июньдә “Россия юристлар ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан игълан ителгән Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак.
Җомга көнне халык Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 4 нче йортта кабул ителәчәк. Алексеевск районы нотариусы, суд приставы, адвокатлар һәм прокурор кабул итәчәк. Нотариус килүчеләрне – иртәнге 8 дән 10 га кадәр, адвокатлар – 10 нан 12 гә кадәр, суд приставлары – 12 дән 2 гә кадәр, прокурор 2 дән кичке 4 кә кадәр кабул итәчәк.
Алексеевск районында гражданнарны кабул итү “Бердәм Россия” Бөтенросссия сәяси партиясе тарафыннан оештырыла.