2017 елның 19 августында район ветераннар Советы рәисе Елена Макарихина һәм социаль яклау бүлегенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Лариса Белова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Елдашова Наталья Егоровнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе вакытында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 1000 гә якын укучыга бөтен кирәкле уку әсбаплары салынган портфельләр тапшырды.
Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Президенты премиясенә конкурс игълан ителде. Катнашучылар үз гаризаларын 14 сентябрьгә кадәр республиканың Иҗтимагый палатасына җибәрә алалар. Премияне тапшыру 2017 елның октябрендә үк планлаштырыла.
Алексеевск районында урып-җыю кампаниясе бара. Янгын куркынычсызлыгы чараларын белү һәм катгый үтәү бу чорда фаҗигаләрне булдырмауның иң мөһим шарты булып тора.
Алексеевскида яшь гвардия активистлары Россия дәүләт әләме көненә багышланган автоузышта катнаштылар.
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Кирушева Земфира Җәүдәт кызы бүләкләнде.
26 августта аучылар һәм балыкчыларның җирле иьтимагый оешмасы һәвәскәр аучыларының гомуми җыелышы булачак.
Бала товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачылды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы техник регламент таләпләренә туры килмәүче ашамлыкларны юк итүне күздә тотучы закон проекты әзерләде.
17 августта Россия Федерациясе Прездентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу механизмнарын гамәлгә ашыру, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрендә күп функцияле үзәкләр базасында хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.