2017 елның 19 августында район ветераннар Советы рәисе Елена Макарихина һәм социаль яклау бүлегенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Лариса Белова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Елдашова Наталья Егоровнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Наталья Егоровна гомере буе мәктәптә укытучы булып эшли. Искиткеч әйбәт өч бала тәрбияләп үстерә:
кызы Надежда – югары квалификацион категорияле химия укытучысы, РФ халык мәгарифе отличнигы, РФның мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре, «Россиянең иң яхшы укытучысы» конкурсында җиңүче;
улы Александр –ветеринария фәннәре кандидаты, доцент;
улы Валентин – ветеринария табибы, 2016 елда Россия умартачылары конкурсында җиңүче.
Наталья Егоровнаның 7 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Сугыш ветеранының тол хатыны.
Улы Валентин тәрбиясендә яши.
Авылдашлары арасында абруе зур.