Алексеевск районында урып-җыю кампаниясе бара. Янгын куркынычсызлыгы чараларын белү һәм катгый үтәү бу чорда фаҗигаләрне булдырмауның иң мөһим шарты булып тора.
Янгыннар ягыннан караганда, кыр эшләре – игеннәрне урып-җыю - иң куркыныч чор булып тора.Тамырда үсеп утыручы һәм теземнәргә урып салынган коры икмәк массивы бик тиз кабынып китә. Ут белән саксыз эш итү генә түгел, ә бәлки ягулыкның кайнар янган газлар белән контактка керүе дә, авыл хуҗалыгы техникасының кызган частьләренә салам эләгү дә янгыннарның сәбәбе булып тора. Басуларда янгыннарны булдырмас өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә, хуҗалыкларның баш белгечләренә, игенчеләргә, фермерларга, игеннәрне урып-җыюда һәм терлек азыгы әзерләүдә катнашучы башка кешеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк.