Бала товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачылды.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге Чистай, Спас районнарында 21 августтан 5 сентябрьгә кадәр гражданнарга бала товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация үткәрә.
Халыктан шалтыратулар Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге “кайнар линиясе”нә Чистайдагы 8- (84342) 5-51-50, 5-50-05, Алексеевскидагы 8- (84341)2-37-81 телефоннары аша көн саен иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән башка) кабул ителәчәк. Төшке ял вакыты - 12 дән 1 гә кадәр.