Россиядә ана капиталын 2018 елдан гамәлгә керәчәк 6 процентлы ставка белән ташламалы ипотекага беренче кертем итеп кулланырга рөхсәт иттеләр. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде.
2018 елның 19 гыйварында көндезге 2 дә Алексеевск муниципаль районы Урманасты Шунталысы авыл җирлеге Советы залында (Урманасты Шунталысы авылы, Тукай урамы, 22 нче йорт) Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районыУрманасты Шунталысы авыл җирлеге генераль планы проекты һәм аны дәлилләү материаллары буенча халык алдында тыңлаулар булачак.
Узган атнада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика буенча терлекчелек продукциясе җитештерүдә уңай динамика күзәтелсә дә, Татарстанның 17 районында мөгезле эре терлекләр саны кими бара, дип хәбәр итте.
Яшьгвардиячеләр Айрат Хәйруллинның хәйрия фонды белән бергәләп “Кайгырту” приюты балаларын Яңа ел белән котладылар.
Без “Батарея утырды” экопроекты өчен акча җыю оештырдык, ул Алексеевск районында ikarta.tatar/initiative/sela-batarejka сылтамасы буенча эшли башлаячак.
2018 елның 19 гыйварында көндезге 1 дә Алексеевск муниципаль районы Майна авыл җирлеге Советы залында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районыМайна авыл җирлеге генераль планы проекты һәм аны дәлилләү материаллары буенча халык алдында тыңлаулар булачак.
РФ Пенсия фондының ТР Алексеевск районындагы идарәсе иминиятләштерүчеләрне 2018 елның 1 гыйнварыннан иминиятләштерелгән затларның иминият стажлары турындагы мәгълүматларга хисап бирүнең яңа формасы кертелә.
Сезне юбилеегыз – федераль куркынычсызлык хезмәте органнары төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм.
2018 елның 19 гыйварында иртәнге 10 да Алексеевск муниципаль районы Бутлеровка авыл җирлегенең утырышлар залында (Мәктәп урамы, 12 нче йорт) ТатарстанРеспубликасы Алексеевск муниципаль районы Бутлеровка авыл җирлеге генераль планы проекты һәм аны дәлилләү материаллары буенча халык алдында тыңлаулар булачак.
Көнбатыш Кама аръягы буенча