2018 елның 19 гыйварында иртәнге 10 да Алексеевск муниципаль районы Бутлеровка авыл җирлегенең утырышлар залында (Мәктәп урамы, 12 нче йорт) ТатарстанРеспубликасы Алексеевск муниципаль районы Бутлеровка авыл җирлеге генераль планы проекты һәм аны дәлилләү материаллары буенча халык алдында тыңлаулар булачак.
Танышу өчен Алексеевск муниципаль районы сайтында (http://alekseevskiy.tatarstan.ru) шәһәр төзү бүлегендә генераль планның проекты бар.
Генераль планның проекты буенча тәкъдимнәр һәм дәгъвалар Алексеевск муниципаль районы Бутлеровка авыл җирлеге Советында кабул ителә. Адрес: Бутлеровка авыл җирлеге, Юеш Көрнәле авылы, Мәктәп урамы, 12 нче йорт.