Узган атнада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика буенча терлекчелек продукциясе җитештерүдә уңай динамика күзәтелсә дә, Татарстанның 17 районында мөгезле эре терлекләр саны кими бара, дип хәбәр итте.
Әлеге хәлгә РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин аңлатма бирә:
Сөт тармагына капитал озак срокка салынган: без әле һаман да СССР заманнарындагы фермалардан файдаланабыз, бу аларның озак вакытлар эшләве турында сөйли. Сөт җитештерүне үстерү өчен арзан озын акчаларны җәлеп итәргә кирәк.
Әгәр җитештерүдәге хәл турында башка юнәлешләр белән чагыштырып сөйләсәң, менә мондый күренеш килеп чыга. Илебездә хәзер тавыклар һәм дуңгыз ите белән тәэмин ителеш 100% һәм аннан да күбрәк, ягъни хәтта артыгын җитештерү дә күзәтелә, ә менә сөт буенча без хәтта үзебезне 60 процентка да тәэмин итә алмыйбыз.
Авыл хуҗалыгында бүгенге хезмәт хакына эшләүче кешеләрне табу – зур проблема. Әгәр без яшьләрне тарта алмасак, әле хәзер авылда яшәүчеләр китеп барсалар, киләчәгебез нинди булыр? Шуңа күрә хәзер яшьләрне авыл хуҗалыгында эшләүгә тартырга кирәк. Моның өчен авылда хезмәт шартларын яхшырту, авыл инфраструктурасын үстерү, авылда тормыш шартларын яхшырту бик мөһим.