Михаил Бабич Россия Федерациясе куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен котлады

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Сезне юбилеегыз – федераль куркынычсызлык хезмәте органнары төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм.

Россия махсус хезмәте милли куркынычсызлыкны һәм илебезнең суверенитетын тәэмин итүдә иң мөһим рольне уйный. Сезнең компетентлылыгыгыз, әзерлек дәрәҗәгез һәм шәхси фидакарьлегегез чит ил разведкасына каршы тору, терроризмга каршы көрәшү  һәм дәүләт чикләрен саклау, коррупцияне һәм икътисад өлкәсендә хокук бозуларны бетерү, димәк, җәмгыятьтәге тотрыклылык һәм Россия гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен ышанычлы саклау кебек бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә бәйле. Законнарны һичшикскз үтәү һәм югары профессионализм, кыюлык һәм сайланган һөнәреңә тугрылык гомер-гомергә куркынычсызлык органнарының чын һөнәрмәндләренә хас сыйфатлар булды.

 Махсус хезмәтләрнең аякка басуының данлы тарихи сәхифәләре -  Россия дәүләтчелеген камилләштерү һәм ныгыту, Россиянең икътисадый һәм сәяси потенциалының, аның халыкара абруеның үсеш чоры ул.

 Без бүген Ватаныбызның милли мәнфәгатьләрен фидакарь саклаучы күп кенә буыннарны искә алабыз һәм хәрби-сугышчан бурычларны үтәгәндә гомерләрен биргән геройлар истәлеге алдында баш иябез. Иленә, халкына намус белән хезмәт итүче, ватаныбызның махсус хезмәтләре абруен һәм иң югары потенциалын саклап калган ведомство ветераннарына тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләренең киләчәктә дә куелган бурычларны лаеклы хәл итәчәкләренә, Россия һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләренә ышанычлы хезмәт итәчәкләренә ышанам.

Барлык хезмәткәрләргә һәм ветераннарга  гаилә бәхете, иминлек, Россиягә хезмәт итүдә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International