Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.06.2017 ел, 405 санлы карары нигезендә “Газ бүлгечне кабызу” (технологик тоташтыру) максатлы моделен кертү буенча чаралар планы (“Юл картасы”) расланды. Электрон рәвештә газ бүлү челтәрләренә технологик тоташу буенча процедуралар үтү мөмкинлеген халыкка бирү әлеге максатлы модельне кертүнең төп пункты булып тора.
2018 елның 25 июнендә SOFT SKILLS BILER FORUM тантаналы төстә ябылды. Биләрдә форумның палата лагере территориясендә узган ябылу тантанасында “Сәләт” яшьләр оешмасының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев катнашты.
Кадерле мөштәриләр! Икенче яртыеллыкка язылу 28 июньгә хәтле озайтылды.
Казан Сабантуенда чит ил җанатарлары һәм журналистлары Алексеевск районы тәкъдим иткән “Рус ишегалды”нда булдылар.
28 июньдә иртәнге 9 да Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Айрат Хәйруллин шәхсән үзе кабул итәчәк.
29 июньдә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак.
Ана капиталы программасыннан файдалануны уңайлы итү максатында Россия Пенсия фонды яңа мөмкинлекләр уйлап тапкан: хәзер ана капиталы сертификатын электрон формада алырга мөмкин булачак.
Бүген район үзәгендә эшмәкәрләр сыйныфы вәкилләре белән эшлекле очрашу узачак
Хөрмәтле алексеевскилылар! Әйдәгез, районыбыз символын бергәләп сайлыйк әле. Исегезгә төшерәбез: профессиональ дизайнерлар Алексеевск районының асылын чагылдыручы логотипларның күп кенә вариантларын эшләделәр. Менә без тавыш бирүне башлап җибәрәбез.
Чистайда хезмәт хакын түләүне тоткарлау һәм түләмәү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.