ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2014 ел
җомга
Биләр урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары (остазлары Татьяна Паранева) юбилее алдыннан Кузнецова Мария Андреевна  янында булганнар. 23 мартта аңа 100 яшь тулачак.
Яр Чаллы – үзәк – бизнес – Россия мәгарифе”  шәһәр проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыгы районыгызның предприятие, оешма, кече һәм урта эшмәкәрлек җитәкчеләрен “Директорларның инвестиция мәктәбе: предприятиеләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү һәм проектларны  финанслауга әзерләү” семинарында катнашырга чакыра, ул 26-27 мартта иртәнге 10нан кичке 6га кадәр Яр Чаллы шәһәренең IT – паркында булачак  

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
18 мартта Казанда “Татарстан– яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең IIIхисап-сайлау конференциясе   булды
Җомга көнне район Советы бинасында район кешеләрен юриспруденция өлкәсендәге белгечләр кабул итәчәк.
Узган атна азагында җирлек башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында язгы ташуга әзерләнүгә багышланган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү буенча комиссия утырышы булды.
Халыкара Хатын-кызлар көнендә – 8нче мартта Сахаровка хатын-кызлары авыл мәдәният йортына бәйрәмгә чакырылды. Залда Речное авылы хатын-кызлары да бар иде.
Ял көннәрендә чаңгы буенча бу сезонда соңгы ярышлар булып узды. Әлеге “Кышны озату” спорт бәйрәмендә районның 200дән артык чаңгычысы катнашты.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
Якындагы ике елда Алексеевск районында физик культура, спорт һәм туризмны үстерүнең комплекслы программасы эшләячәк, ул әле 2011 елның апрелендә үк старт алган иде, аны Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге эшләде.
2014 елның 20 мартында иртәнге 10нчы яртыдан көндезге 1гә кадәр Алексеевскш.т.б. Совет мәйданы, 1нче йортта урнашкан Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль  районы хакимияте бинасында  гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе хезмәткәрләренең гражданнарны күчмә кабул итүе булачак.

15
март, 2014 ел
шимбә
“Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге 15 майда булачак һәвәскәрләр һәм яшьләр киносының II Алексеевск фестивале  башлану турында игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International