Сахаровка авылы әниләре өчен матур концерт

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Концерт «Как медведь хотел жениться» исемле шаян курчак  мини-спектакленнән башланып китте. Аннары өч көяз алып баручы  егет   Артём Шабров, Олег Николаев и Алексей Былинцев ир-егетләр исеменнән барлык хатын-кызларны, апаларны, сеңелләрне, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котлады, шуннан соң сәхнәдә бер-бер артлы үзешчән артистлар пәйда була башлады.


Люда Гунина белән Ангелина Самсонова  хатын-кызлар бәйрәме һәм балачак турында җанга үтеп керә торган җыр башкардылар. Бертуган Даша һәм Юля Каплиналар үз чыгышларын бөтен әбиләргә багышладылар, ә  Богдана Мелёхина беренче тапкыр «Мамочка любимая» җырын җырлады.   «Рябинушка» ансамбле башкаруында (солисты Анна Каплина) «Лодочка» исемле  лирик җыр яңгырады. Ә «Морячка» һәм «Калинка-малинка» биюен башкарган «Алёнушка» бию-хореография төркеме, «Русский перепляс» биюе белән  Люба Луконина һәм кайчандыр Русьта яшәп килгән әйлән-бәйлән уеннары турында искә төшергән бөтенләй дә яшь «Тонус» коллективы үзләренең дәртле чыгышлары белән залда утыручыларны җанландырып җибәрделәр.   
Юлия Долганова  белән МаринаКорнилова башкаруындагы җырлар да тамашачыларның күңеленә хуш килде.


Бу кичне Татьяна Чилибьёва белән Любовь Луконина оештырган музыкаль номерлардан тыш, хатын-кызлар исеменә яхшы сүзләр дә әйтелде, уен-көлке дә булды, һәр яңа чыгыш көчле алкышларга күмелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International