Әлеге чара кысаларында хәрәкәтнең узган чордагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләчәккә стратегик юнәлешләр билгеләнде, яңа сайлау циклы алдыннан “ТЯГ” алдында торучы бурычлар тикшерелде. Конференциядә Алексеевск районынБелова Галина, Яһудина Лилия, Увакина Валентина, Королев Павел һәм Турнин Николай тәкъдим итте.
Утырышны “Татарстан– яңа гасыр” хәрәкәте лидеры, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең территориаль республика органы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул, чарада катнашучыларны сәламләп, сәяси Советның эшчәнлеге турындагы хисап белән чыгыш ясады, быел “Татарстан– яңа гасыр” хәрәкәтенә 15 ел тула, дип искә төшереп үтте. “Моннан дистә ярым ел элек үзебезнең беренче, оештыру конференциябездә без ачыктан-ачык үзебезне демократик, центристик юнәлештәге массакүләм җәмәгать оешмасы дип хәбәр иткән идек. Программа документлары кабул иттек, республиканың сәяси киңлекләрендә үз урыныбызны һәм ролебезне билгеләдек”, – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар активының Татарстанның алгарышлы үсешен закон нигезендә тәэмин итүгә, республиканың норматив-хокук базасын формалаштыруга керткән өлешен билгеләп үтте. Ул конференциядә катнашучыларны республика сайлаучылары, халкы, яшьләре белән җитди иҗтимагый-сәяси эшкә көйләнергә чакырды.
Хисап-сайлау конференциясе барышында яңа редакциядә хәрәкәтнең программасы кабул ителде, Уставка үзгәрешләр расланды, сәяси совет һәм хәрәкәтнең контроль комиссиясе сайланды. Фәрит Мөхәммәтшин яңадан “Татарстан – яңа гасыр”ның рәисе итеп сайланды.