Якындагы ике елда Алексеевск районында физик культура, спорт һәм туризмны үстерүнең комплекслы программасы эшләячәк, ул әле 2011 елның апрелендә үк старт алган иде, аны Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге эшләде.
Әлеге программаның төп максатлары һәм бурычлары физик культура, спорт һәм туризм өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашырудан, Алексеевск районы спортчыларының республика, Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашуын тәэмин итүдән, физкультура хәрәкәтенең массовыйлыгын күтәрүдән, халыкның барлык категорияләре арасында спорт белән шөгыльләнүчеләрнең өлешен арттырудан, спортның яңа төрләрен кертүдән, шулай ук физкультура-спорт һәм туризм профилендәге югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә булышудан гыйбарәт.
Сәламәт яшәү рәвешен район кешеләрен физик культура, спорт һәм туризм белән шөгыльләнүгә күпләп җәлеп итү юлы белән формалаштыру, шулай ук республика, Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашучы Алексеевск районы спортчыларының казанышларын үстерү әлеге программаны гамәлгә ашыруның көтелә торган ахыргы нәтиҗәләре булырга тиеш.
Әлеге программаны үстерү кысаларында кичә Лебедино авыл җирлегенең күп функцияле үзәге базасында егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге булып узды. Барлыгы 36 кеше катнашты. Болар Алексеевск, Биләр, Кр.Баран һәм Лебедино спортчылары иде. Һичшиксез, призлы урыннарны лебединолылар алды, чөнки алар мөмкин булган 24 призлы урынның 18ен яуладылар.
Үзенең һөнәри эшчәнлеге турында фикерләре белән Алексеевск балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәл теннисы буенча тренеры Геннадий Типясев болай диде: “Төп эшебез даими күнегүләр ясаудан гыйбарәт, алар нәтиҗәсендә районыбыз теннисчылары берничә тапкыр Татарстан Республикасы Беренчелегенең призерлары һәм җиңүчеләре булдылар, бүгенге көндә дә Лебедино авылының дүрт теннисчысы Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керә. 2002 елдан алып Алексеевск районы теннисчылары Татарстан Республикасы Спартакиадаларында гомумкоманда һәм шәхси зачетларда беренче урыннарны яуладылар. Хәзерге вакытта тәрбияләнүчем Руслан Мөсәлләмов Баулы шәһәрендә өстәл теннисы буенча тренер булып уңышлы гына эшләп килә”.
Геннадий Иванович эшләгән чорда әйбәт нәтиҗәләргә ирешелде. Тренер сүзләренә караганда, җиңүләрнең күбесен республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге турнирларда Лебедино теннисчылары яулаган, шул исәптән алты тапкыр рәттән спортчылар Байлар Сабасында РСФСР, Татарстан Республикасының атказанган урманчысы, “Почет Билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Н.М.Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнирларда җиңүгә ирешкәннәр.