ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Сишәмбе көнне, 29 июльдә, көндезге 12дә инвалид спортчыларның районыбыз буенча катнаш ат-автомобиль узышы башланачак.

Аксубайда билбау көрәше буенча 14-17 яшьлек малайлар һәм кызлар  арасында Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең сайлап алу беренчелеге булып  узды.

Алексеевск районында алкоголь продукциясе әйләнешен бозуның 35 очрагы теркәлде. Алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә бер бала хастаханәгә эләкте.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Алексеевск  мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт. дин кардәшләрен мөселманнар дөньясында иң олы, иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза бәйрәме белән котлый:

Узган җомгада республика Министрлар Кабинетында халык социаль проектлары җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Иң яхшылар унлыгына Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты эшләгән район үзәгендә балалар уен мәйданчыклары төзү турындагы проектыбыз да керде. Бик әйбәт идея өчен 1 млн. сумлык грант алуга сертификат бирелде. Бу акчаны нәрсәгә сарыф итәргә планлаштырылуы турында әңгәмәбез бистә мэры Александр ХАРИТОНОВ белән.
Бүген 22-18 градус җылы, явым-төшем көтелми, җил уртача тизлектә. Иртәгә 20-23 градус җылы, әкрен җил, яңгыр явачак.
1 июльдән законнардагы үзгәрешләр аркасында күчемсез милекне (ипотека торагы яки башка объектлар) сакладка салу  килешүе дәүләттә теркәлергә тиеш түгел, ләкин ипотека күчемсез милекне чикләү сыйфатында килешү нигезендә теркәлүен дәвам иттерә.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе
“Заря” (“Таң”) газетасының 51нче санында Испаниядә кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ сабый турында сөйләнгән иде. Район газетасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнче, авыру кызның әти-әнисенә матди ярдәм күрсәтелгән була инде, бу вакытта ул 322 мең сум тәшкил итә. “Шәфкатьлелек бәясе – кеше гомере” исемле мәкаләбез басылып чыкканнан соң күп кенә район кешеләре дә балага ярдәм итәргә булдылар. Берәүләр акчаны банк карталарына яки Интернет аша күчерделәр, башкалары өйләренә китереп бирделәр. Биш көн эчендә тагын 80 мең сумга якын акча җыелды. Ярдәм кулын  нигездә гади гражданнар сузды, оешмалардан бер “Эдем” ЧҖҖ гына башкалар кайгысына битараф калмады, аның җитәкчесе Гөлнур Сафина Ксенияне дәвалауга 100 мең сум акча бирде.
Иминият кертемнәрен түләүчеләр өчен хисап кампаниясе бара.
Үзәк китапханәдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Минем гаиләм – минем байлыгым” исемле чара гаиләдәге кебек җылы атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International