Легаль булмаган продукция куркыныч

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Премьер-министр Илдар Халиков катнашында алкоголь продукциясен сату буенча үткәрелгән видеоконференциядә шундый мәгълүматлар тәкъдим ителде. Республика буенча 6 ай эчендә барлыгы алкоголь белән бәйләнгән 155 үлем очрагы теркәлде. Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, һәр өченче литр аракы ялган. Шундый аракының күпчелеге Казахстан территориясендә җитештерелгән. Гамәлдән чыгарылган 46 мең литр  алкоголь продукциясенең 30 мең литры күрше дәүләтнеке.

Шулай ук халык арасында составында алкоголь булган азык тәмләткечләр популярлаша бара. Мондый сыеклыкны куллану, медицина хезмәткәрләре фикере буенча, сәламәтлек белән зур проблемалар килеп чыгуга китерергә мөмкин.

Илдар Халиков республика хезмәтләрен, муниципалитетларны һәм хокук саклау органнарын алкогольгә бәяләр күтәрелүгә әзер булып торырга чакырды.

      1 августтан аракының иң түбән бәясе 220 сум тәшкил итәчәк. Шул уңайдан без легаль булмаган продукциянең күренүенә әзер булырга тиешбез. Монда мөһим роль җирлек башлыкларына бирелә, алар аның таралу нокталарын полиция белән берлектә ачыкларга тиешләр, – дип белдерде Премьер-министр.

Районыбыз белән бәйле очракларга килгәндә, хокук бозучыларга  беркетмәләр төзелде, штрафлар салынды, продукцияләре гамәлдән чыгарылды. Ә югарыда атап үтелгән өч яшьлек сабый әти-әниләре гаебе белән хастаханәгә эләгә, кыз баланың әз генә  аракы эчүен алар күрми калганнар. Хәзер баланың сәламәтлеге куркыныч хәлдә түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International