Ураза гаете мөбарәк булсын!

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Бу – Ислам дөньясында зур вакыйга. Бик күпләр Аллаһ ризалыгын өмет итеп, 30 көн дәвамында таңнан алып кичкә кадәр хәләл ризыктан, судан тыелып тордылар. Бу халәт мохтаҗларның, ятимнәрнең, ачлык, юклык белән яшәүчеләрнең халәтләрен аңларга мөмкинлек бирде.  Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Бу айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Әлеге мәңгелек кыйммәтләр аркылы без рухи чисталыкка һәм яңарышка омтылабыз, үз гамәлләреңнең мәгънәсен аңлап яшәү киләчәккә өмет тудыра, бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә. Ураза бәйрәме күңелләребезгә иман нуры иңдерсен, киләчәккә ышаныч китерсен. Барыбызга да шатлыклы һәм бәхетле тормыш насыйп итсен. Шунысы куанычлы: дин тотучыларыбыз  рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар Ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, ул сезне тагын да игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен, тоткан уразаларыгыз, кылган гамәл-гыйбадәтләрегез, гомумән, кылган һәр изге гамәлегез савапка булсын!

Быел Ураза гаете 28 июльгә туры килә. Иртәнге намаз – 3 сәгать 40 минутта, гает намазы – 5сәгать 15 минутта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International