Ксения Борюшкинаны дәвалау өчен 400500 сум акча җыелды

2014 елның 22 июле, сишәмбе
“Заря” (“Таң”) газетасының 51нче санында Испаниядә кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ сабый турында сөйләнгән иде. Район газетасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнче, авыру кызның әти-әнисенә матди ярдәм күрсәтелгән була инде, бу вакытта ул 322 мең сум тәшкил итә. “Шәфкатьлелек бәясе – кеше гомере” исемле мәкаләбез басылып чыкканнан соң күп кенә район кешеләре дә балага ярдәм итәргә булдылар. Берәүләр акчаны банк карталарына яки Интернет аша күчерделәр, башкалары өйләренә китереп бирделәр. Биш көн эчендә тагын 80 мең сумга якын акча җыелды. Ярдәм кулын  нигездә гади гражданнар сузды, оешмалардан бер “Эдем” ЧҖҖ гына башкалар кайгысына битараф калмады, аның җитәкчесе Гөлнур Сафина Ксенияне дәвалауга 100 мең сум акча бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International