Без кибет киштәләребез һәм сәүдә комплексларыбызның чит ил, я булмаса элеккеге СССР илләрендә җитештерелгән ашамлыклар белән шыгрым тулган булуына күнектек инде. Өстенлекне күбрәк нәкъ менә аларга бирәбез. Алексеевск райпосының “Колос” СППСКсын (аны халыкта һаман да искечә азык-төлек комбинаты дип атыйлар) гына алыйк. Икмәк пешерү эшендә комбинатның әле “пионер” гына булуы өстенә икмәк пешерү цехында ипи-күмәч әйберләреннән тыш сохарилар, рогаликлар һәм повидло кыстырылган рулетлар да эшләп чыгаралар. Ә бала чагыбыздан, әле совет заманнарыннан ук тәме авызда сакланып калган лимонад бөтен эчемлекне “егып сала”. Ул тикмәгә генә әрҗәләре-әрҗәләре белән бәйрәм чараларына сатып алынмыйдыр, райпо кибетләреннән һәм башка шәхси сәүдә нокталарыннан тыш, Чистай һәм республикабыз башкаласына да озатыла.
Узган атнада районыбызның берьюлы ике кешесе 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләр Россия Президентыннан котлау хаты һәм район башлыгыннан бүләкләр алдылар.
“Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советы” төбәк җәмәгать оешмасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы заказы буенча “Татарстан Республикасында 2014 елда яшьләр эшмәкәрлеге: аның торышы һәм перспективалары” дигән йомгаклау конференциясе үткәрә. Конференция 2014 елның 24 декабрендә “Корстон” дәүләт күңел ачу-сәүдә комплексында булачак. Адрес: Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 1 а, «Пушкин» залы.
16 декабрьдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Владимир Козонков рәислегендә коррупциягә каршы комиссиянең, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү комиссиясенең, терроризмга каршы комиссиянең эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышы булды.