ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Алексеевскилылар 2 февральдә дулаган җил-давылны онытырга өлгермәгәннәрдер әле. Аннан район үзәгендә дә, авыл җирлекләрендә дә биналар зыян күрде. Шулар арасында Масловкадагы бер өй дә бар. Көчле җил аның түбәсен каерып ташлаган иде. Хәзер, айдан артык вакыт үткәч, корылманың өске өлеше төзәтелде, ләкин борчылулар һәм хәвефләнүләр, шулай ук битараф булмаган кешеләрнең ярдәм итүе өчен рәхмәт хисләре өй хуҗасы Любовь Зайчикованың күңелен чолгап алды. Шул уңайдан ул булган хәл турында сөйләү өчен редакциягә мөрәҗәгать итте.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Үзара салым мәсьәләсен хупладылар

Узган якшәмбедә районның барлык авыл җирлекләрендә җирле референдумнар булып узды. Авыл муниципалитетлары җитәкчеләренең әлеге очрашуының төп темасы үзара салым турындагы карарны кабул итү булды.


17
март, 2015 ел
сишәмбе
 Якшмбе көнне районның чаңгы базасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышы булды.

Алексеевск муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә:

Ярышларда 6 команда катнашты. Алексеевск районы өч команда: “Алексеевскдорстрой", район үзәгенең яшьләр командалары һәм Биләр мәктәбе укучыларыннан торган дружинаны тәкъдим иттеләр. Бу командалар А командасын тәшкил иттеләр һәм финалга путевка уйнаттылар. Икенче төркем өчен В төркемендәЧистай, Әлки һәм Спас районнары командалары көрәште.
Чистайда булып узган яшь башкаручыларның  “Кама мозаикасы” республика конкурсыннан Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.
Узган җомгада районның коммуналь хезмәте һөнәри бәйрәмнәре алдыннан иң яхшы хезмәтчәннәрен котлады. Алар грамоталар, чәчәкләр һәм бүләкләр алдылар.

13
март, 2015 ел
җомга
20 мартта райсовет бинасында  Алексеевск районы нотариусы, адвокаты һәм прокуроры халыкны кабул итәчәк.
27-28 мартта иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр һәм 10нан көндезге 3кә кадәр салым хезмәте  салым түләүчеләр – физик затлар өчен ачык ишекләр көннәре үткәрәчәк.

Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап укучыларның “Тере классика-2015” исемле Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International