ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгесе игълан итә. Бәйгенең төп максаты – татар
халкының матурлыгын һәм сәләтен ачу, тел, йолаларны,
гореф-гадәтләрне торгызу һәм үстерү, халыкның бай
мәдәни мирасын, рухи тәҗрибәсен киләчәк буыннарга
тапшыру.

Алексеевск районында (Алексеевск ш.т.б.) Жен-Мироносиц көнендә Пасха фестивале кысаларында милли ашларны татып карау булды.

20 апрельдә Алексеевск муниципаль районының Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова авыл территорияләрен тотрыклы үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы каршындагы авыл хатын-кызлары комитетының чираттагы утырышында катнашты.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 18 маенда һәм 1 сентябрендә Россиядә ел саен үткәрелә торган “Эшкә велосипед белән” акциясе узачак, ул көндәлек эшләрең буенча велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңайлы булуын күрсәтергә тиеш, моның өчен махсус кием яки әзерлек кирәкми. Бу акцияне үткәрү үз-үзеңне тоту моделен үзгәртергә һәм гражданнарга шәхси автотранспортың урынына әлеге актив төрләрне ешрак куллануның файдасын дәлилләргә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшен активлаштырырга һәм дәүләт, дәүләтнеке булмаган коммерция оешмаларының игътибарын шәһәр экологиясен саклау һәм транспортта уңайлы йөрүне яхшырту проблемаларына җәлеп итәргә булыша. 

 Көрнәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хәмит Медведев, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лариса Белова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Светлана Дмитриева хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Мысыргалиев Мәүлет Нургали улын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

(Арча, 20 апрель, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан авылларында Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы күп балалы гаиләләр өчен онлайн-консультацияләр оештырырга планлаштыра. 

Яз башланыр алдыннан Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре РФның Янгынга каршы режимы кагыйдәләренә күптән түгел кертелгән үзгәрешләр турында искә төшерде, аларны ил Хөкүмәте үз карары белән кертте.

Әле мәктәп эскәмиясеннән үк “5”ле саны бездә шатлык тудырып килә. Әгәр берьюлы ике дә булса?! ЗАГСның Алексеевск район бүлеге тарафыннан туу турында актлар язуында 55 нче сан белән Сухов Дмитрий теркәлде.

Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Владимир Егоров балалар белән “Тукайга мәхәббәт белән” исемле шигърият көне темасына дәрес үткәрде.

Лениногорскида ТР прокуратурасы органнары хезмәткәрләре арасында VII Спартакиадада шахмат буенча ярышларда Алексеевск районы җиңеп чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International