Лениногорскида ТР прокуратурасы органнары хезмәткәрләре арасында VII Спартакиадада шахмат буенча ярышларда Алексеевск районы җиңеп чыкты.
Лениногорск шәһәренең “Яшьлек” спорт комплексында Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары хезмәткәрләре арасында VII Спартакиаданың зона этабы булып узды.
Республиканың 16 прокуратурасы хезмәткәрләре катнашты, алар шәхси беренчелектә һәм команда ярышында чыгыш ясадылар.
Хатын-кызлар арасында шахмат ярышларында 1 нче урынны
Дьячкова Г.А. (Алексеевск), 2 нче урынны – Әхмәдиева Л.Р. (Азнакай), 3 нче урынны Садова Т.В. (Лениногорск) алды. Призерлар грамоталар белән бүләкләнделәр.
Ярышта җиңүчеләр Азнакай шәһәрендә Спартакиаданың финал этабында катнашу өчен Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш зоналарның җыелма командалары составына керәчәкләр.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.