Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы алексеевскилыларны үләннәрне яндырган өчен штрафларны катылату турында кисәтә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Яз башланыр алдыннан Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре РФның Янгынга каршы режимы кагыйдәләренә күптән түгел кертелгән үзгәрешләр турында искә төшерде, аларны ил Хөкүмәте үз карары белән кертте.

 Хәзер коры үләннәрне торак пунктларда, сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә җирләрендә, шулай ук махсус билгеләнештәге җирләрдә җилсез көндә яндырырга мөмкин.

 Моннан тыш, үлән яндыру өчен участок якындагы объекттан 50 метрдан да якынрак булырга тиеш түгел, аның тирәсендәге территория коры-сарыдан чистартылган, ә янгын сүндерүдә катнашучы кешеләрнең үзләре белән янгын сүндерү чаралары булырга тиеш.

 Үлән яндырган өчен җаваплы затларны бу эш башкарылган территориядә урнашкан оешма җитәкчесе билгеләячәк. Янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган.

 РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе, 1 нче бүлеге нигезендә кагыйдә бозучыларны кисәтү яки штраф рәвешендә административ җаваплылык көтә.

Гражданнар өчен штрафның күләме – 2 000 сумнан алып 3 000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 6000 сумнан алып 15 000 сумга кадәр; юридик зат булдырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә – 20 000 сумнан алып 30 000 мең сумга кадәр; юридик затларга – 150 000 сумнан алып 200 000 сумга кадәр.
 Шуның белән бергә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу нәтиҗәсендә янгын килеп чыккан очракта кисәтү рәвешендә санкция шуның өчен кулланылмый, чөнки янгын гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, шулай ук аларның милкенә һәм матди байлыкларына зыян китерү куркынычы тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International