Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Владимир Егоров балалар белән “Тукайга мәхәббәт белән” исемле шигърият көне темасына дәрес үткәрде.
Бу дәресне үткәрүгә балаларны татар шагыйренең тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштыру, Габдулла Тукай иҗатының тематикасын, әсәрләрендә әдәби образлылык үзенчәлеген билгеләү сәбәп булды.
Владимир Егоров татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп, Ватанга, гүзәллеккә һәм шигъри сүзгә мәхәббәт хисе тәрбияләде. Дәрес барышында балалар татар шагыйре белән, аның биографиясендәге күп кенә фактлар белән таныштылар.
Андый дәресләр балаларга логик фикер йөртүне һәм иҗади хыялны үстерергә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына кызыксыну уятырга булышалар.