"2017 елда Татарстан Республикасының республика махсус балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, махсус балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең олимпия резервы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе арасында рейтинг” республика бәйгесендә җиңүчеләр игълан ителде.
Якташыбыз, күп балалы ана, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бутлеровка авылы кешесе Сапаева Ольга Васильевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.
2018 елның 18 июленә Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм финанс-икътисад эшчәнлегендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы финанс-бюджет палатасының исәп һәм отчетлылык бүлеге начальнигы урынбасары Кузьмина Елена Михайловнага “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде.
13 июльдә үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре үтенече буенча “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы һәм эзләү отряды “Сталинград сугышы кайтавазы: төрле елларның эзләү табылдыклары” ("Эхо Сталинградской битвы: поисковые находки разных лет") исемле озак сроклы күргәзмә оештырдылар. Зур планшетта Волгоградтан төньяктарак сугыш барган урыннардан табылган 80 гә якын әйбер урнаштырылган.
2018 елның 12 июлендә Ялкын авыл җирлеге башлыгы Ирина Гущина, авыл җирлеге сәркатибе Ольга Иванюк, Караваево клубы мөдирәсе Мария Галанина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Караваево авылы кешесе Чернова Анна
Еремеевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Мәктәп укучылары да читтә калмады, алар Анна Еремеевнага шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр.
2018 елның 16 июленә Татарстан Республикасы буенча төнлә һәм көндез яшен, җил кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 17-20 метрга кадәр тизлектә. Урыны белән боз явуы ихтимал; Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан.
Бәйрәм гыйбадәтеннән соң Воскресенск чиркәве мәхәлләсе кешеләре һәм күп кенә хаҗ кылучылар тәре йөреше белән Актыр коесына юл тоттылар.
Ахтыр Мәрьям Ана иконасы бәйрәменә кадәр ике көн кала Воскресенск чиркәве мәхәлләсе кешеләре һәм бистә предприятиеләре, оешмалары хезмәтчәннәре күлнең төбен ләмнән һәм суүсемлекләрдән чистарттылар.
14 июльдә икона Воскресенск чиркәвеннән Анатыш авылына алып чыгылачак, ул Балык Бистәсеннән 4 чакрым ераклыкта. Анда төне буе гыйбадәт кылу, тәре йөреше һәм изге сулы гыйбадәт булачак. Ә якшәмбе көнне, 15 июльдә, икона су юлы белән кире Алексеевскига алып чыгыла.