Безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе яңадан иң яхшы дип табылды

2018 елның 17 июле, сишәмбе

"2017 елда Татарстан Республикасының республика махсус балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, махсус балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең  олимпия резервы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе арасында рейтинг” республика бәйгесендә җиңүчеләр игълан ителде.

 Әлеге бәйге Татарстанның иң яхшы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен ачыклау, аларның эшчәнлеген стимуллаштыру максатында ел саен үткәрелә һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә һәм спорт резервын әзерләүгә юнәлдерелгән.

 Рейтингка спортта югары нәтиҗәләр, разрядчылар әзерләү, ТР һәм РФ җыелма командалары спортчылары-әгъзалары саны, тренерларның квалификацияләре һ.б.лар кебек күрсәткечләр керә.

Конкурс йомгаклары буенча  Алексеевск районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе  57 учреждение катнашкан авыл районнары  балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында  1 нче урынны алды.

 Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең бөтен коллективын уртак җиңүебез белән котлыйбыз.   Барлык тренерларга һәм спортчыларга югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт һәм киләчәктә дә җиңүгә ирешүләрен телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International