2018 елның 12 июлендә Ялкын авыл җирлеге башлыгы Ирина Гущина, авыл җирлеге сәркатибе Ольга Иванюк, Караваево клубы мөдирәсе Мария Галанина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Караваево авылы кешесе Чернова Анна
Еремеевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Мәктәп укучылары да читтә калмады, алар Анна Еремеевнага шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр.
Чернова Анна Еремеевна Татарстан АССР, Алексеевск районы, Караваево авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа унөч яшь була, ләкин ул өлкәннәр белән беррәтән колхоз терлекләре өчен азык әзерли, басуда, урман кисүдә эшли. 1956 елда авылдаш егетенә кияүгә чыга, аның белән 44 ел бергә эшли. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гомере буена “Большевик” совхозында эшли. Хәзер Анна Еремеевна ялгыз яши, күршедә генә торучы кызы әнисен карап-кайгыртып тора. Дүрт оныгы, өч оныкчыгы һәм ике оныгының оныгы бар.