Якташыбыз, күп балалы ана, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бутлеровка авылы кешесе Сапаева Ольга Васильевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.
Сапаева Ольга Васильевна Татарстан АССР, Алексеевск районы, Новоспасск авылында туа. Бала чагында ата-анасы белән Бутлеровка авылына күчеп килә һәм хәзер дә шунда яши. Сугыш вакытында Ольга Васильевна, ул заманның барлык балалары кебек үк, басуда эшли, урман кисүдә катнаша.
Ольга Васильевнаның бөтен хезмәт эшчәнлеге “Родина” колхозында уза, ул анда алдынгы сыер савучы була. Өч бала табып, аларны лаеклы кешеләр итеп үстерә.
Хәзерге вакытта Ольга Васильевна үз өендә кызы белән яши. Сигез оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.