Бәйрәм итү узган җомгада башланды. Иртән беренчеләрдән булып беренче мәктәп укучылары бәйрәм итәргә тотынды. Спорт мәйданчыгында башлангыч сыйныф укучыларының партадаш күршеләре спорт эстафетасында һәм рәсемнәр конкурсында үзара ярышты. Аларны жюри әгъзалары: ДАИ инспекторы Рөстәм Хөсәенов, ЗАГС начальнигы Валентина Увакина, мәгълүмати-методик үзәк белгече Лаура Осянина бәяләде һәм призлар бүләк итте.
Ә инде кич белән Просторная урамындагы яңа микрорайонда яшәүчеләр танышу һәм үзара яхшы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен ишегалларының берсендә җыелдылар. “Красный восток” авыл мәдәният йорты директоры Светлана Некрасова һәм сәнгать җитәкчесе Оксана Казанцева нәниләр һәм өлкәннәр өчен күңелле программа әзерләгән иделәр. Күңелле конкурслар һәм уеннардан тыш, Просторная урамы кешеләре үз гаиләләренең гербларын ясадылар, моның өчен “Бердәм Россия” партиясеннән призлар алдылар. Әлеге урам кешесе Маргарита Аношинаның күзәтүе астында бала-чага әти- әниләре белән асфальтта үз өйләрен һәм микрорайоннарын нинди итеп күрүләре турында акбур белән рәсем ясадылар. Шулай ук призларны өйләрнең берсендә яшәүче Артем Маркачев үткәргән спорт уеннарында катнашып та алырга мөмкин иде. Коляскалар белән йөгерү кебек уен бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Ләйсән Бочкарева иң тиз йөгерүче әни булып чыкты. Әниләр артыннан ук малайлар белән кызларның да ярышасылары килде, һәм алар өчен велосипедлар узышы оештырылды. Монда финишка беренчеләрдән булып Данил Черкесов килде. Барысы да биеп һәм уйнап туйгач, карабодай боткасыннан авыз итү һәм коймак белән компот эчү өчен бергәләшеп зур өстәл янына утырдылар. Боларның барысын да урамның тагын бер кешесе, эшмәкәр һәм шәһәр җирлеге депутаты Наталья Гордеева оештырды. Ә инде тирә-як өйләр фатирларында яшәүче хуҗабикәләр пешергән бөккәннәр конкурсы бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Кешеләрне конкурста катнашырга оештырган Венера Монина монда активист булды. Уналты бөккәннән иң тәмле һәм матуры дип Марина Тафинцеваныкы кулинар шедевр булды. Сүз уңаеннан әйткәндә, ул да чараны оештыруда актив катнашты.
Бистә мэры Александр Харитонов хәбәр иткәнчә, чараны үткәрүдә бүләкләр алырга акча биргән шәһәр җирлеге депутатлары Ольга Зубрилова, Лилия Кашапова, Олег Фомин, Әлфия Әхмәтова һәм Павел Колоколов ярдәм иткәннәр.
Чарадан соң кешеләр, мондый бәйрәмнәр мөмкин кадәр ешрак үткәрелсен иде, дигән теләкләрен әйттеләр. Балалар конкурслар һәм уеннарны, әлбәттә инде, бөккәннәрне бик ошаттылар.
Стас Шеин үзенә барыннан да күбрәк кыршау әйләндерү һәм кәбестә бөккәне ошады, дип сөйләде. Ә Лена Князова барлык конкурсларда катнашуын, ә иң тәмлесе каймакныкы икәнен таныды.
Бәйрәмгә ике кечкенә баласы белән килгән Гөлшат Җаббарова үзенең хисләре белән уртаклашты. Ул Күршеләр көненә бик шат һәм киләсе елда да вакытны күңелле итеп үткәрү өчен бөтен кешеләр җыелыр, дигән ышаныч белдерде:
– Бик ошады, барысы да шулкадәр күңелле һәм кызык булды, оештыручыларга зур рәхмәт. Без бер-беребезне болай да беләбез. Балалар мәйданчыкларында һәм ишегалларында еш очрашабыз, ләкин бу бәйрәм безне тагын да күбрәк туплады, дуслаштырды. Мондый чаралар күбрәк булсын иде. Киләсе елда да киләчәкбез. Әгәр минем ярдәмем дә кирәк булса, бик теләп катнашачакмын һәм булышачакмын.