Сабан культураларын чәчү төгәлләнеп килә

2016 елның 20 мае, җомга

Редакциягә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Алексей Козин сөйләгәнчә, 17 майга алар 49200 гектар чәчелгән, бу планлаштырылган мәйданнарның 94% ын тәшкил итә. Өстәвенә бөртекле сабан культуралары тулысынча чәчеп бетерелгән.
Силоска кукуруз һәм көнбагыш чәчү дә төгәлләнүгә якынлаша. Бу эштә “Родина” колхозы, “Северное Алексеевское” ВЗП хуҗалыклары, “Элита” ЧҖҖ, “Гомәров” крестьян хуҗалыгы һәм “Трио” ЧҖҖ алда бара. Шулай ук быел “Алексеевск” халык предприятиесе дә уңайлы агротехник срокларга сыеша алды. Анда да чәчү эшләре тиздән төгәлләнәчәк. Чәчүлекләрне гербицидлар (ул 18400 гектарда башкарылды), фунгицидлар (8200 га) һәм инсектицидлар (2500 га) белән эшкәртү дәвам итә. Басуларны эшкәртү белән бергә үсемлекләр тамырдан тыш тукландырыла, шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары шытымнарга кадәр һәм шытымнар өстеннән тырмалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International