Партия – авылга

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Чара программасында –  “Россия төбәкләре  – Россия авылына” бүлеген үз эченә алган күргәзмә экспозициясе. Анда авыл хуҗалыгы һәм авылны социаль яктан үстерү  тармакларының перспективалы юнәлешләре тәкъдим ителә. Форумның эшлекле программасы кысаларында шулай ук конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, мастер-класслар да булачак, алар эре, кече һәм  урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, авылның  милли гореф-гадәтләрен торгызу һәм крестьян хезмәтенең абруен күтәрү максатында үткәреләчәк.Форумны оештыручылар – “Россия авылы” партия проекты, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы Комитеты, "Экспохлеб" һәм "ВДНХ".  Форум җәй көне Мәскәүдә узачак ("ВДНХ", 75 нче павильон). Тулырак мәгълүматны, шул исәптән форумның үткәрелү вакыты турында hodakova@duma.gov.ru электрон почтасы һәм 8 (495) 692-44-10 телефоны буенча бүген үк белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International