Бөтенроссия турнирында уңыш

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Телеграммада болай диелә:

– 1  майдан 3 майга кадәр бадминтон буенча Екатеринбургта Г.А. Речкалов истәлегенә багышлап уздырылган  Бөтенроссия турнирында Тимур Вәлиуллинның җиңүе белән чын күңелдән котлауларымны  кабул итегез. Тимур искиткеч матур нәтиҗә күрсәтеп,  ярышларның абсолют чемпионы булды һәм  барлык өч разрядта да алтын медальләр яулады. Шунысын шатланып әйтә алам, Алексеевск районы вәкиле яшүсмерләр арасында Россия җыелма командасы составына керә һәм, 2016 елның февралендә Казанда булып узган Европа чемпионатында катнашып, халыкара аренада үзен күрсәтергә өлгерде инде. Район спортчыларына үз осталыкларын камилләштерүләрен, югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, шулай ук үҗәтлекләрен һәм җиңүгә ихтыярларын саклап калуларын телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International