Ватаныбыз тарихының героик сәхифәләре турында укучыларның белемен киңәйтүгә, гражданлык-ватанпәрвәрлек аң тәрбияләүгә юнәлдерелгән чара барышында «Форпост» яшьләр белән эшләү үзәге белгече Лилия Кашапова якташларыбызның Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары, каһарманлыклары һәм фидакарьлекләре турында сөйләде. Балалар шулай ук Әфганстан һәм Чечня сугышлары темасына да кагылып үттеләр. Аларны “Кайнар нокта”ларда сугышкан алексеевскилылар да кызыксындырды.
Акция «Десантник Стёпочкин» исемле патриотик мультфильм күрсәтү белән төгәлләнде.