Бу исәннәргә кирәк

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Традиция буенча бу көнне без кешелек тарихында иң куркыныч сугышларның берсендә катнашкан ветераннарны, ул чакта, моннан  җитмештән артык  ел элек үзенең Ватанын, халкын саклауга баскан, үз сәламәтлеге бәрабәренә безнең өчен шушы озак көтелгән Җиңүне яулаган, яу кырларында ятып калган, концлагерьләрдә гомерләре өзелгән бөтен кешене хөрмәтләп искә алабыз. Без тыл хезмәтчәннәренә, хәлдән килмәслек авыр хезмәтләре белән коточкыч шартларда тылда Җиңүне якынайткан кешеләргә дә тиешле бәяне бирәбез, сабый чакларыннан ук дәһшәтле “сугыш” сүзе алып килгән бөтен сынауларны җиңеп чыккан шушы канкойгыч сугыш балаларын да онытмыйбыз.

 Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 71 елга якын вакыт узып китте, бу вакыт эчендә ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя. Алар безнең арада елдан-ел азрак калып бара. Бүгенге көндә районда нибары 23 кеше генә калды. Форсаттан файдаланып, без район газетасы битләрендә аларның һәркайсын исемләп атап чыгарга телибез. Болар – алексеевскилы ефрейтор Баркевич Елизавета Петровна, Бурмистров Николай Павлович, рядовой Варламов Михаил Иванович, өлкән сержант Власов Анатолий Александрович, рядовой Козлов Василий Петрович, кече сержант Малафеева Александра Андреевна, кече лейтенант Марусин Фёдор Михайлович, Мещихин Алексей Ильич, Миронов Михаил Викторович, Носова Анна Петровна, рядовой Рузиев Муфтулло Дадажанович, рядовой Смелов Александр Андреевич, старшина Филиппов Гурий Филиппович; Урта Тигәнәле авылы кешеләре:  рядовой Бакиров Кадыйр Галимҗан улы, старшина Курмаев Гомәр Миңгәрәй улы һәм Фәхретдинов Зөфәр Тәхәүтдин улы; биләрле ефрейтор Бормотов Михаил Васильевич; Урманасты Шунталысыннан кече сержант Вәлиев Вәгыйз Вәли улы һәм Фәхретдинов Шәйхетдин Сәйфетдин улы; туган якны өйрәнүче өлкән сержант Кривов Василий Осипович;  Сахаровка авылы кешеләре — гвардия кече сержанты Гунина Анна Тимофеевна, Ивановский бистәсеннән Гурьев Валентин Васильевич һәм Сакон авылыннан  кече сержант Рубцов Александр Алексеевич.

  Тыл хезмәтчәннәре арасында  Җиңүнең әлеге еллыгына кадәр районның 643 кешесе һәм 2400 сугыш чоры баласы яши.

Кадерле ветераннар, кайгылы  кырыгынчы еллар буыны вәкилләре! Шушы Бөек бәйрәм алдыннан алдыгызда баш иябез, сезнең каһарманлыгыгызга, кыюлыгыгызга, курку белмәс булуыгызга, батырлыгыгызга, ныклыгыгызга чын күңелдән сокланабыз. Шушы Җиңү өчен, ирек яулавыгыз һәм баш өстебездә тыныч күк йөзе булган өчен рәхмәт сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International