Бәйрәм анонсы

2016 елның 6 мае, җомга

Сәгать 8 тулырга 20 минутта “Кама” кинотеатрыннан “Үлемсез батальон” хәрәкәте башланачак, ул Ленин, Совет һәм Казаков урамнары буйлап Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчылар һәйкәленә кадәр барачак.
 Сәгать 8дә бистәбездә Җиңү Парады башланачак. Йөрешкә тынлы оркестр җитәкчелек итәчәк. Аның артыннан  район үзәге, авыл мәктәпләре һәм аграр колледж колонналары барачак. Бу вакытта теләге булган кешеләр Хәрби-кыр кухнясының фронт боткасыннан авыз итә алачаклар, ул яу кырында һәлак булган сугышчылар һәйкәле артында урнашачак.
 Сәгать 9да митинг башланачак, анда район башлыгы Владимир Козонков, җирле хәрби комиссариат начальнигы Дмитрий Дерунов, район ветераннар советы рәисе Николай Глазунов һәм мәктәпләребез укучылары чыгыш ясаячак.
Чыгышлар бер минут тынлык һәм һәлак булган һәм үлгән ветераннар истәлегенә һәйкәл янында мылтыктан ату белән тәмамланачак. Аннан соң митингны бәйрәм концерты дәвам итәчәк.
Сәгать 10нан 12нче яртыга кадәр чиркәүдә халык, Туган ил өчен яу кырларында башларын салган сугышчылар рухына гыйбадәт кылыначак, ул һәлак булучылар истәлегенә чаң кагу белән тәмамланачак. Ә 12 тулырга 20 минуттан алып 12гә кадәр Алексеевск мөхтәсибәтендә дә  вафат булганнар рухына дога кылыначак.
  Шулай ук сәгать 10нан 11гә кадәр алексеевскилылар мини-марафонда катнашачак. Ә 12нче яртыда район мәдәният йортында бәйрәм “Огонек”ы башланачак.
Кичке программа сәгать 6 да Чиркәү мәйданында асфальтка акбур белән рәсем ясау белән башланып китәчәк, ә район үзәгенең икенче мәктәбе стадионында халык күңел ачулары булачак, анда районның үзешчән артистлары чыгыш ясаячак.
 Сәгать кичке 7 дән 9га кадәр спорт мәйданчыгында спорт уеннары оештырылачак. Бәйрәм концерты гадәттәгечә сәгать 10да фейерверк белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International