Аерым янгынга каршы режим вакытында түбәндәгеләрне эшләү тыела:
– коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру;
– ачык утта (учак, мангаллар) азык әзерләү.
Шул кагыйдәләрне үтәмәү аркасында еш кына каралты-куралар, торак өйләр һәм урманнар янып китә. Гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, мондый нәтиҗәләрне бик җиңел булдырмый калырга мөмкин.
Шул уңайдан бу чорда штрафларның шактый артуын исегезгә төшерәбез.