Чиркәүдә Пасха гыйбадәт кылулары дәвам итә, алар бөтен җиде атнага сузыла. Аны борынгылар Пасха яки Якты атна дип атаганнар.
Гыйбадәт кылуда булучы кешеләр илһамлану һәм яңарыш хисе кичерәләр. Аллаһы Тәгалә белән аралашканнан һәм рухи дөньяга кагылганнан соң аларның йөзләре әйтеп бетергесез бәхеттән балкый, дип билгеләп үтә гыйбадәт кылучыларның берсе. Ә гыйбадәт кылганнан соң урам буйлап барганда алар үткән-сүткәннәрне “Гайсә пәйгамбәр яңадан терелде!” – дигән сүзләр белән сәламлиләр.