Җиңү көне алдыннан яшьгвардиячеләр һәм “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе тарафдарлары “Георгий тасмасы” акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында активистлар бистә кешеләренә яз бәйрәме символын тараттылар. Бу акция Татарстанда да, Алексеевскида да популярлык казанды. Яшьгвардиячеләр бу акциядә 200 гә якын тасма тараттылар. Быел исә “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җирле бүлекчәсе 300 тасманы район белем бирү учреждениеләренә тапшырды.