Безнең районнан команда составында бистәнең 1 нче мәктәбе укучысы Андрон Абдуллин, шулай ук район үзәгенең 2 нче мәктәбе укучылары Артём Изотов белән Ольга Чехонина чыгыш ясады.
– Ярышлар барышында, –ди йөртү буенча инструктор Николай Крохин,– балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирергә (аларга призерлыкка чыгу өчен бик аз гына балл җитмәде, нәтиҗәдә алар конкурсның әлеге этабында 4 нче урынны алдылар) һәм “змейка”, параллель парковка, арт белән гаражга керергә, әле тагын фишкаларга тимичә әйләнә буенча йөреп узарга һәм нәкъ менә туктау сызыгында туктарга кирәк иде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс Казан шәһәренең үзәк ДАИ территориясендә узды, анда республика районнары һәм шәһәрләреннән 15 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең команда дипломнар һәм кыйммәтле истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.