Коры үләннәрне яндырганда янгынга каршы режим кагыйдәләре

2015 елның 18 сентябре, җомга
Җир кишәрлекләрендә (торфлы туфракларда урнашкан кишәрлекләрдән кала) коры үләннәрне түбәндәге шартларда җилсез көннәрдә яндырырга мөмкин:

а) коры үләннәрне яндыра торган кишәрлек якындагы объекттан кимендә 50 метр ераклыкта булырга тиеш;

б) кишәрлек тирәсендәге территория 25-30 метрлы радиуста коры агачлардан, агач төпләреннән, чыбык-чабыктан, башка яна торган материаллардан чистартылган һәм кимендә 1,4 метр киңлектә янгынга каршы полоса белән казып чыгылган булырга тиеш;

в) коры үлән яндыра торган кишәрлекне үз эченә алган территориядә аерым янгынга каршы режим эшләми;

г) коры үләнне яндыра торган кешеләр беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International