Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 16.3 нче бүлеге һәм “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокуклары турында”гы Федераль Законның 70 нче маддәсе нигезендә тавыш бирү йомгаклары турында участок сайлау комиссияләре беркетмәләре беренче нөсхәләренең мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Президенты сайланды дип тапты. Сайлаучылар тавышы шул рәвешчә бүленде:
- Бильгильдиева Рушания Габделәхәт кызы - 0,25%
- Миңнеханов Рөстәм Нургали улы - 99,13%
- Миргалимов Хафиз Гаяз улы - 0,35%
- Йосыпов Руслан Рафаил улы - 0,24%
Тавыш бирүдә 19504 сайлаучы катнашты, бу тавыш бирү азагына исемлеккә кертелгән барлык сайлаучының 98,38% ын тәшкил итә.