Волейбол ярышлары

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Төркемчәләрдәге уен йомгаклары буенча җиденче урынны Зур Алан командасы (тренеры Вячеслав Рыдаев) алды, бистәнең икенче мәктәбеннән яшьрәкләр командасы (2004 елгылар, тренерлары Сергей Вангаев) белән ярышкан Ялкын командасы бишенче булды. Өченче призлы урын өчен  “Биләр-2” (тренеры Алексей Елдашев) һәм Левашево (тренеры М. Абдуллин) командалары ярышты. Өченче партиядә 16:14 исәбе белән “бронза”ны биләрлеләр яулады. Финал уенында “Биләр-1” командасы (тренеры Константин Елдашов)  белән “Зенит-2” (тренеры Сергей Вангаев) командалары очрашты.

– Уен бик каты башланып китте, – дип аңлатма бирә Сергей Вангаев. – Инициативаны шунда ук Биләр командасы алды, ул “Зенит-2”не 9:2 исәбе белән җиңде. Ләкин уен акрынлап кына тигезләнә барды, шуның нәтиҗәсендә Алексеевск волейболчылары көндәшләренең янына ук килеп җиттеләр һәм алар белән тигезләшә (11:10) яздылар. Ләкин биләрлеләр алексеевскилыларны 15:13  һәм гомуми 2:0 исәбе белән барыбер җиңделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International