Прокуратура хезмәткәрләре ярышты

2015 елның 24 апреле, җомга
Ярышларда Алексеевск районыннан тыш тагын 7 район: Түбән Кама, Әлки, Нурлат, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә, Чистай районнары  катнашты. Спартакиада 7 спорт ярышыннан торды: шахмат, бадминтон, йөзү, өстәл теннисы, мини-футбол, волейбол, гер спорты. Очколар саны буенча Түбән Кама командасы җиңде. Икенче урында – Әлки, Аксубай, Спас һәм Нурлат районнары җыелма командалары.  Чистай, Яңа Чишмә һәм Алексеевск районнары җыелма командалары өченче урынны алды.

 Спартакиада үткәрү көнендә прокуратура хезмәткәрләре шулай ук ГТО нормаларын (урыннан озынлыкка сикерү, турникта тартылу (ирләр), отжимание ясау (хатын-кызлар), пресс, алга иелү, җиңел атлетика, вакытка йөгерү) да тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International