Сайлау яңа форматта узачак

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Муниципаль праймериз Татарстанда 1 апрельдән 15 июньгә кадәр уза. Әзерлек этабы киләсе атнада төгәлләнәчәк, апрель азагына кадәр кандидатлар һәм сайлаучылар исемлеге, очрашу-тавыш бирү графиклары расланачак, санау комиссияләре төзеләчәк. Май аенда мәйданчыкларда праймеризда катнашучылар: кандидатлар, сайлаучылар һәм санау комисияләренең эшче төркеме очрашачак. Төгәлләүче этапта рейтинг тавыш бирү йомгаклары буенча сайлауларга  кандидатлар күрсәтеләчәк. Бердәм Россия” төбәк сәяси советы, киң җәмәгатьчелеккә таянып, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына праймериз  үткәрүнең яңа форматын билгеләде. Шундый тәкъдим белән “Президент белән бергә” исемле иҗтимагый хәрәкәтнең координацион советы чыкты.

Җәмәгатьчелек тәкъдиме буенча праймеризны инициатив төркем үткәрәчәк, анда республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре керде. Инициатив төркем әгъзалары мөстәкыйль рәвештә праймериз регламентын эшлиләр һәм кабул итәләр, аны үткәрү срокларын билгелиләр, кандидатлар исемлеген төзиләр, тавыш бирүне оештыралар.

Шул рәвешчә, партия иҗтимагый оешмалар вәкилләренә ышаныч белдерә  һәм праймериз үткәрү буенча вәкаләтләр йөкли. Шуның белән киң җәмәгатьчелекне праймериз процедурасына тарта, процедураның ачыклыгын тәэмин итү, республика кешеләренең фикерен исәпкә алу өчен өстәмә механизмнар булдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International