Кече яшь төркемендәге барлык призерлар өлкәннәр белән уйнау хокукы алдылар һәм аларның өчесе, өлкән көндәшләрен артта калдырып, яңадан уңышлы чыгыш ясадылар. Менә нәтиҗәләр. Өлкәнрәк кызлар арасында Алсу Йосыпова иң көчлесе булды. Икенче урында – Валерия Пашагина, өченче урында — Аксана Йосыпова. Малайлар арасында Никита Шутраев барысына караганда да нәтиҗәлерәк уйнады, Виктор Ульянко – көмеш, Адель Каюмов бронза призер булды. Алар барысы да лебединолылар.