Урманда һәм дача кишәрлекләрендә янгын куркынычсызлыгы чаралары

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Урман янгыннары –  елның корылыклы фасылында урман мәйданнарында үсемлекләр дөньясының идарә итә алмаслык  януы ул. Урманнарда янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпләре ут белән саксыз эш итүдән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозудан,  яшен сугудан, шулай ук торфның һәм коры үсемлекләрнең  үзләреннән-үзләре янып китүеннән гыйбарәт. Статистикадан күренгәнчә, ун янгынның сигезендә кеше гаепле. Шуңа күрә  дачага, урманга  ял итәргә барганда аңлау һәм үтәү өчен гади булган таләпләрне үтәгез. Татарстан Республикасының Алексеевск һәм  Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге искә төшерә:

 – урман аланнарында коры үләнгә ут төртмәгез;

–коры урманда һәм торфлы урында учак якмагыз, әгәр инде ягарга кирәк булса, аны комда яки балчыкта кабызыгыз, шуның белән бергә дөрләп янган утка ашыгыч төстә су сибү яки аны туфрак белән каплау өчен яныгызда сулы савытыгыз һәм көрәгегез булсын;

      төтене яки пары чыгып торганда су сибелгән учак яныннан китмәгез;

      сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчеге ташламагыз;

      буш шешәләр ташламагыз, аларга кояш нурлары төшеп, шул нурлар шешәне кыздырырга һәм янгын чыгарга мөмкин.

  Район кешеләреннән һәм кунакларыннан үтенеп сорыйбыз: урманда, дачада һәм башка җәйге ял итү урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, теләсә нинди янып китүләрне, урман һәм торф янгыннары учакларын күргән очракта аларны сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу буенча вакытында чаралар күрү өчен “01” яки “112” телефоннары буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International